Азнакай “Дөнья йөгереше”н кабул итә
Дөнья факелын Азнакай Башкортстаннан кабул итеп ала.
Февральдә Яңа Зеландиядә башланган ут эстафетасы илебезнең Кырым, Удмуртия, Татарстан, Башкортстан республикалары, Самара, Мәскәү, Ярославль, Вологда, Смоленск өлкәләре һәм Пермь аша үтәчәк.
Дөнья факелын Азнакай Башкортстаннан кабул итеп ала. Дүрт көн эчендә – 31 июльдән 4 августка кадәр – “Дөнья йөгереше” шулай ук Әлмәт, Чирмешән һәм Нурлат районнарын берләштерәчәк. Катнашучылар 200 чакрымнан артык ара үтеп, факелны Самара өлкәсе вәкилләренә тапшырачак.
“Дөнья йөгереше” ( “Sri Chinmoy Oneness-Home Peace Run”, Россиядә – “Бег Мира”) – төрле халыкларны үзара берләштерүне максат итеп куйган дөньякүләм чара. Ул 1987 елдан оештырыла. Йөгерештә катнашучылар олимпия уеннары стилендә бер-берсенә факел тапшыралар. Әлеге йөгерештә теләге булган һәркем катнаша ала – факел күтәреп күпмедер араны йөгереп үтәргә дә, аны кулга алып торырга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев