Азнакай боксчылары республика турнирыннан бронза медальләр белән кайттылар
СПОРТ

Азнакай боксчылары республика турнирыннан бронза медальләр белән кайттылар

Чирмешәндә Космонавтика көне һәм Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан бокс буенча VII республика турниры үтте.  

Анда “Юбилейный” спорт мәктәбе укучылары да катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар. Киеренке көрәштә Сөмбел Ваһапова, Риназ Газизов һәм Әмир Сөнәгатов бронза медальләргә лаек булдылар. Спортчылар Тренер Равил Йосыпов кул астында шөгыльләнәләр.


Нет комментариев