Азнакайда ГТО нормативларын тапшыруга юнәлгән спорт чаралары атна саен уздырылып тора.
Аның чираттагысы Тымытык мәктәбендә үтте.
Биредә 150 дән артык укытучы һәм укучы үзләрен сынап, нормативлар тапшырдылар.
-Мондый чаралар шәһәр мәктәпләрендә дә, авылларда да үткәрелә. Һәркем үз яшенә караган баскыч нигезендә норматив тапшыра. Нәтиҗәләр нигезендә күкрәк билгеләре дә кайтачак, - ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
.jpeg)
Нет комментариев