Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайның оста гаиләләре шахматта көч сынашты

Кичә районыбызның спорт сөюче гаиләләре Шахмат клубында оештырылган ярышларда көч сынаштылар.

Халыкара гаилә көне уңаеннан уздырылган турнирда мәктәпләрдән тугыз гаилә катнашты. Аларның һәрберсенең составында өч кеше: әти-әни яки әби-бабай һәм бала булырга тиеш иде.

Спортчыларны, районыбызның иң тату, уңган гаиләләрен тәбрикләп, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Закирова аларның  барысына да уңышлар теләде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, ир-атлар арасында беренче урынга Юрий Михайлов лаек булды. Марат Кәримов һәм Бакир Шакиров икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Әниләр арасында Чулпан Хәбирова, Оксана Михайлова һәм Гүзәл Абрамова җиңүче булды.

Балалар арасында Диана Нигъмәтуллинага (2 нче мәктәп) тиңнәр булмады. Рамазан Шакиров (гимназия) – икенче, Анна Михайлова (5нче мәктәп) өченче урыннарны алдылар.

Команда беренчелегендә исә Михайловлар гаиләсе җиңү яулады, Шәфыйгуллиннар – икенче, Нигъмәтуллиннар өченче булдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев