Азнакайның яшь хоккейчылары җиңү белән кайтты
СПОРТ

Азнакайның яшь хоккейчылары җиңү белән кайтты

Чистай шәһәрендә 2014 елгы спортчылар арасында хоккей буенча республика турниры узды.

Анда Чистай, Лениногорск, Казан һәм Азнакайдан алты команда катнашып, алдынгылар ачыкланды.

Азнакайның “Соколы” командасы берәүне дә уздырмыйча, беренче урынга лаек булды.

Хоккейчылар тренер Радик Галиев кул астында шөгыльләнәләр.


Нет комментариев