Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайның яшь патриотларын бүләкләделәр

Бүген район хәрби комиссариатында истәлекле вакыйга узды: Ринат Вәлиев җитәкләгән даны илкүләмендә таралган Азнакай спорт һәм космик радиоэлемтә түгәрәгенә йөргән, инде аларда шактый остарып килгән малайлар-кызларны хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, аның урынбасары Раушан Йосыпов һәм запастагы очучы-капитан Илдар Фазуллин катнашында чираттагы уңышлары белән котладылар.

– Сез безнең горурланырлык яшь патриотларыбыз, – диде үзенең чыгышында Рәдиф Әнәс улы. – Бу активлыгыгызны тагын да дәвам итеп, уку алдынгылары булып, киләчәктә иң кыю хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Хәрбиләр юлын сайлаган абыйларының чыгышларын укучылар йотлыгып тыңлады. Илебезнең Кораллы Көчләренә багышланган фильмны да алар тирән тынлыкта карады.

Әфган сугышында тиңдәшсез батырлык кылып һәлак булган легендар якташыбыз Николай Кандауров истәлегенә узган дөньякүләм радиоэлемтәдә яшь азнакайлылар да катнашып, бөтен төр таләпләрне яхшы итеп үтәүгә ирештеләр.

Тантаналы шартларда тапшырылган бүләкләрне кабул итеп, шәһәребезнең 3 нче, 4 нче һәм 7 нче мәктәп укучылары зур дулкынлану кичерде. Шулай булмыйча соң! Аларның тырышлыгына олылар әнә нинди зур бәя бирделәр! Ә әти-әниләр ул-кызлары өчен горурлану хисләре кичерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев