Азнакайның егетләре дә, кызлары да оста көрәшә
Нурлат шәһәрендә Социалистик Хезмәт Герое Гыйматдинов Габбас Кыям улының тууына 100 ел тулуга багышланган билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда 2011-2013 елгы яшүсмерләр бил алыштылар.
Турнирда республиканың төрле район-шәһәрләреннән 20 команда составында 192 егет һәм кызлар катнашып, үзләрен җитезлектә сынадылар.
Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Энҗе Фәрукшина (57 кг авырлыкта), Кәрим Галиев (28 кг), Рифат Миңнегалиев (36 кг) Тататсран беренчелеге чемпионнары булып танылдылар. Айсылу Талипова (36 кг), Дарьяна Кашапова– икенче, Кәримова Әминә (32 кг), Иркә Мөхәммәтҗанова (36 кг), Эмилия Хәкимова (40 кг), Мансур Мостафин (60 кг) өченче булдылар. Азнакай районы командасы ярышларда икенче урынга лаек булды.
Спортчыларның тренерлары: Зөлфия Гардиева, Айрат Миңнегалиев, Гөлүс Борһанов, Рүзил Рәшитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев