Азнакайның 1 нче мәктәбендә укучы 600 бала ГТО нормативларын тапшырды
СПОРТ

Азнакайның 1 нче мәктәбендә укучы 600 бала ГТО нормативларын тапшырды

Азнайда ГТО нормативларын кабул итү буенча чаралар уздыру дәвам итә.

  Аның чираттагысы шәһәрнең 1 нче мәктәп базасында үтте. Биредә 600 дән артык бала үз яшьләре буенча каралган нормативларны тапшырдылар.

– Узган ел да мәктәпләрдә ГТО нормативларын кабул иткән идек, бу эш быел да дәвам иттереләчәк, – ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.


Нет комментариев