Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлыларны дөнья чемпионы спортка өнди

Данлыклы спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов турникта дөрес итеп тартылу серләрен ачты һәм Азнакай яшьләрен гаять файдалы күнегүне эшләргә чакырды. Полиатлон буенча 3 тапкыр – дөнья, 10 тапкыр – Россия, 40 тапкыр республика чемпионы физик ныклык хакында сөйләде.

 

 

- Турникта тартылу ул көч күнегүсе. Ир-кешегә аны эшли белү аеруча мөһим – шул ук армиядә хезмәт иткәндә, егетләргә турникта тартылу – төп таләп. Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгытудан кала, тормышта төрле юлларны да ача – спорт сөючеләрне һәркайда да хөрмәт итәләр. Чемпион буласыгыз килсә, 89510632486 номеры буенча миңа шалтыратыгыз – шөгыльләнергә җирне табачакмын. Яшьләребез көчле, сәламәт булсын өчен мин бөтен көчемне куярга әзер, – диде Мәннәф Сөләйман улы.

 

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов спортчының сүзләрен хуплап кушылды:

 

- Хөрмәтле спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов белән очрашып, районда спорт өлкәсен үстерү турында сөйләштек. Мәктәп укучыларының физик әзерлекләренә аерым тукталдык кызганычка каршы, куанырлык түгел. Без бу мәсьәләне хәл итәр өчен чаралар күрәчәкбез. Гомумән алганда, безнең район халкы спортны ярата, авыл спартакиадалары да гөрләп үтә. Районда физик культура оештырылышы республика күләмендә югары бәяләнә, район администрацияләре арасында үткәрелә торган ярышларда да без әлегә Казаннан гына калышып, дүрт ел рәттән 2 нче урын алабыз. Инвалидлар спартакиадасында да безнең райондашлар җиңүләр яулыйлар. Шуңа күрә лаеклы үрнәкләребез булганда, омтылырлык үрләребез дә бар, – диде җитәкче.

 

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев