Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлыларга ГТО тапшыруда яңалыклар турында аңлаталар

Нормативларны 18 баскыч буенча кабул итә башлаячаклар.

Азнакайда ГТО нормативларын тапшырырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бара.  Спорт чараларында балалар гына түгел, өлкәннәр дә зур теләк белән катнаша.

Нормативларны тапшыруда яңалыклар да бар, элек алар 11 баскыч буенча кабул ителгән булса, хәзер төрле яшьтәгеләр өчен 18 баскыч каралган. Шулай ук норматив төрләрендә дә үзгәреш бар.

– 1 нче баскыч – 6-7, икенче баскыч – 8-9, өченче баскыч – 10-11, дүртенче баскыч – 12-13, бишенче баскыч – 14-15, алтынчы баскыч – 16-17, җиденче баскыч – 18-19, сигезенче баскыч – 20-24, тугызынчы баскыч – 25-29, унынчы баскыч – 30-34, унберенче баскыч – 35-39, уникенче баскыч – 40-44, унөченче баскыч – 45-49, ундүртенче баскыч – 50-54, унбишенче баскыч – 55-59, уналтынчы баскыч – 60-64, унҗиденче баскыч – 65-69 яшьлекләр, унсигезенче баскыч 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр өчен каралган. Нормативлар һәм аның төре яшькә карап билгеләнгән, – ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев