Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлылар авыл яшьләренең кышкы спартакиадасына әзерләнә

Азнакайда 23 февральдә авыл яшьләре арасында уздырылучы традицион кышкы спартакиада быел Тымытык авылында үтәчәк

Анда авыл җирлекләреннән һәм Актүбәдән 27 команда кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, волейбол, пневматик мылтыктан ату, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча көч сынашачак. 

Елның иң көтеп алынган ярышларына әзерлек эшләре инде бара. Бүген спортчылар үзләренең көчләрен аркан тарту һәм мас-рестлингта сынадылар.

Сайлап алу ярышлары Урсай һәм Илбәк авылларында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев