Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары бара

Бүген шәһәребездә гүзәл затлар волейболда көчләрен сыныйлар.

Турнир Көлке һәм Бөтендөнья сәламәтлек көннәре уңаеннан оештырыла.

Район үзәк сырхауханәсе командасы тематик чыгыш та әзерләгән иде. 

Спортчыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләп, аларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары уздыру Азнакайда матур бер традициягә әверелде.

- Ел дәвамында мондый дистәләгән ярыш уздырыла. Волейбол сөюче хатын-кызларыбыз бар яктан өлге: хезмәтләрендә дә алдынгы, гаиләләрендә дә үрнәк, спортта  да беренче алар, - ди район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, администрациянең хатын-кызлар волейбол командасы капитаны Эльвира Галиева. 

Ярышларда Сарман районы муниципаль хезмәткәрләре, район үзәк сырхауханәсе, "Нефтяночка, районның чыгарылыш сыйныф укучылары, 5 нче мәктәп җыелма командалары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев