Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол буенча бәйрәм уены узды
Традицион ярышлар техникум базасында узды
Бүген районыбызның спорт сөюче хатын-кызлары чираттагы волейбол турнирына җыелды.
Гүзәл затларны сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов аларның барысын да Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте.
«Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый, сезнең кебек, спортка да вакыт таба, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала. Бәхетнурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез», – диде ул.
Бәйрәм турниры исә «Нефтяночка» командасы җиңүе белән тәмамланды.
Район үзәк сырхауханәсе кызлары – икенче, район администрациясе командасы өченче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев