Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда танылган шахматчы белән берьюлы уен сеансы узды

Азнакай районында шахмат спортына зур игътибар бирелә. Шахмат клубына Казаннан халыкара класс спорт мастеры, Татарстан Республикасының Шахмат федерациясе вәкиле Илдар Низамов килде.

Азнакайда үскән Илдар Низамов туган ягына кайтып, 1966 елдан бирле 20 июль көнендә билгеләнеп үтелә торган Халыкара шахмат көне һәм Халыкара шахмат федерациясенең (ФИДЕнең) 100 еллыгы уңаеннан оештырылган берьюлы уен сеансында катнашты.

Район башлыгы урынбасары, Азнакай районында Шахмат федерациясе рәисе Роза Галеева килгән шахматчыларны сәламләде, районның горурлыгы Илдар Низамовка Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.

– Безнең якташыбыз һәрберебезгә дә лаеклы үрнәк булып тора. Районыбызда спортны, шул исәптән шахматларны, бик яраталар. Спорт өлкәсенә күп игътибар бирелә, алдыбызга яңадан-яңа бурычлар куябыз, максатларга ирешәбез. Рәхмәт Илдар Равилевичка, аның ярдәме белән районыбызда шахмат спорты үсеш алыр дип ышанабыз, – дип сөйләде район Роза Галеева.

Илдар Низамов берьюлы 17 шахматчы белән уйнады. Биредә 10 яшьтән алып, 71 яшькә хәтле катнашучылар булды. Уен җитдилеге һәм кискен баруы белән аерылып торды.

Җиңүчеләрне дүрт номинациядә бүләкләделәр: «Иң яшь шахматчы» – Мәликә Мурзина, «Иң зирәк шахматчы» – Зөфәр Муллин, ирләр арасында «Иң яхшы шахматчы» – Кәрим Галеев, хатын-кызлар арасында «Иң яхшы шахматчы» исемен бертуган Нәзилә һәм Илгизә Джанзаковалар алды.

«Маяк» газетасына даими укучысы Айсылу Хәкимова 17 катнашучыдан иң беренче булып уенны тәмамлады һәм алган тәэсире белән бүлеште:

 –  Сириннән Шахмат клубында якташларыбыз өчен, ә иң мөһиме балалар өчен бик тә әһәмиятле булган шахмат ярышы буласын белгәч, бирегә килдем. Яшь чакка, балачакка кайткан сыман булдым. Мин укытучы булып эшләгәч, әлеге турнирда балалар күп булуына сөендем. Киләчәгебез акыллы, ихтирамлы балалар кулында димәк. Илдар Низамов ярышу минем өчен бик тә әһәмиятле булды акыл көчен сынадым, куәт алдым. Килеп катнашкан Илдар Низамовка, барысын да оештырган Шахмат клубына, администрациягә бик зур рәхмәт, – дип сөйләде ул.

–  Мин Ильвир Давыдович җитәкчелегендә ике-өч ел шахмат спорты белән шөгыльләнәм. Шахматларга мәхәббәтне минем бабам уятты ул мине уйнарга өйрәтте һәм шулай кызыксынып киттем дә. Илдар Равилевич белән уйнагач, ничек дөрес итеп йөрергә кирәклеген аңладым. Аның белән уйнау авыр иде, әмма мин бөтен көчемне куйдым! – диде Мәликә Мурзина.

Гомеренең дүрт дистә елын шахматлар белән бәйләгән Илдар Низамов 1972 елны Алтай краенда, Бийск шәһәрендә дөньяга килә һәм аңа биш ай тулгач, Азнакайга күченеп китәләр. Азнакайның 3 нче мәктәбендә укый, сыйныфташлары белән рәхәтләнеп уйнап үсә.

– Минем әтием шахматларга һәвәс иде. Исемдә, ничек Азнакайга данлыклы совет шахматчысы, халыкара гроссмейстер, 9 нчы дөнья чемпионы Тигран Петросян килгән иде, шунда күмәк фото ясаганнар, ул әтиемдә дә бар иде. Гади совет чоры балалары сыман, шахматтан кала, футбол уйнадык, төрле әйберләр эшләдек. Зөфәр Галимҗановичка шахмат түгәрәгенә ничек килеп эләккәнемне дә хәтерләмим, ничектер үзеннән-үзе китте дә китте, әле Азнакай данын якларга да өлгердем Лениногорскта турнирда катнаштым. Ул чакта аларның командалары көчле иде – «Белая ладья» бөтенсоюз шахмат турнирында җиңгәннәр иде бугай. Шул командадан берсе белән мин һаман да дус, аралашып торабыз. Аннары 12 яшьтән мин Казанда яшәдем, шунда да шахмат түгәрәгенә язылдым. Анда тиз арада шахматчы буларак үсеп киттем, беренче өч ел эчендә Татариянең беренче тактасына да эләктем. 1998 елда шахмат буенча халыкара оста булдым. 2003 елда Татарстан чемпионы исеменә ирештем, әмма әтием якты дөньядан китеп барды. Әйтәсем килә: шахмат спортының әйбәт ягы ул – картайганчы шөгыльләнеп була, ә балачактан башлап җибәрсәң, акыл эшчәнлегенә файда китерә, – дип сөйләде Илдар Низамов.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Фото, видео: Ландыш Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев