Азнакайда «Милләтләр кроссы»: 25 сентябрьдә «Юбилейный» стадионында йөгерәбез!
СПОРТ

Азнакайда «Милләтләр кроссы»: 25 сентябрьдә «Юбилейный» стадионында йөгерәбез!

25 сентябрьдә Азнакайның “Юбилейный” стадионы спорт сөючеләрне үзенә җыячак.

Биредә Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан «Милләтләр кроссы» уздырыла. 

Сәламәтлекне ныгыту, актив хәрәкәтләнү һәм үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек бу! Ярышта мәктәп укучылары, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, өлкән буын вәкилләре, гомумән, йөгерергә яраткан һәркем катнаша ала. 

Йөгерүчеләр стартка 14. 00 сәгатьтә баса. 

Спорт бәйрәме йөгерү белән генә чикләнми. Шул ук көнне төрле яшь төркемнәре өчен ГТО нормативларын тапшыру да оештырыла. 

25 сентябрьдә “Юбилейный” стадионында очрашыйк! Спорт киемнәрен әзерләгез дә – стартка! 


Нет комментариев