Азнакайда май эстафетасы узды
1 Май бәйрәме уңаеннан “Юбилейный” стадионында җиңел атлетика буенча эстафета узды.
Анда берләшкән Әтиләр берлеге һәм хатын-кызлар советы, район хакимияте, спорт идарәсе командалары ярышты.
“1 май белән 9 май арасында 46 нчы мәртәбә шушы ярышны үткәрәбез. Һәр командада 5 хатын кыз, 5 ир-егет”, - ди физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миннеханов.
Ярышчыларны район профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе Рафаэль Шәйдуллин тәбрикләде.
Киеренке ярышта беренчелекне район хакимияте командасы яулады. Әтиләр берлеге һәм хатын-кызлар советы – икенче, спорт идарәсе өченче урынга чыкты. Һәр командага акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев