Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда картинг буенча район башлыгы кубогына IV ачык кышкы ярышлар узды

Анда райондашларыбыз белән бергә Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының 12 район-шәһәреннән 95 пилот катнашты.

Быел ярышлар Әгерҗе авылы буасында үтте. Картинг буенча республика ярышларын ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов һәм хәрби комиссар Рәдиф Камалеев та катнашып, спортчыларга изге теләкләрен җиткерделәр. 

Бездә картинг белән шәһәр Балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче картинг бүлегендә шөгыльләнәләр. Узган ел «Татнефть» гранты отып, матди-техник базаны ныгытканнар.

- Грант акчасына карт машиналарына запас частьлар, формалар, арба алынды, бу безнең өчен бик зур ярдәм булды. Техник спортны үстерергә ярдәм иткәннәре өчен «Татнефть» җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез, - ди шәһәр Балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Раушания Хәсәнова. 

Ринат Җиһаншин җитәкләгән картинг түгәрәгенә 100дән артык кеше йөри. Алар арасында кызлар да күп. 11 яшьлек Диана Хафизованың бу өченче ярышлары. 

- Монда тизлек тә, тиз арада карар кабул итү дә кирәк. Шул ук вакытта үзеңне һәрчак кулда тоту мөһим, - ди яшь спортчы.

Спортчылар тугыз категориядә узыштылар.

Ярышларда Азнакайдан Рифат Вәлиев "Хонда Б" классында беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев