Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Җиңү көне уңаеннан көрәш ярышлары үтте

«Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында узган турнирда 2006 һәм аннан кечерәк, 2010-2013 елгы, 2014 елгы һәм аннан кечерәк ир-егетләр бил алышты. 2005 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге кызлар билбаулы көрәштә бил алышты.

Команда беренчелегендә 9 нчы мәктәп укучылары җиңүче булды. 7 нче мәктәп — икенче, 4 нче лицей укучылары өченче урын алдылар.

Данияр Садыйков — «Иң яхшы техника», Әмир Әхмәтшин — «Иң яшь катнашучы», Саид Идиатуллин «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә билгеләп үтелде.

Спортчылары иң күп җиңү яулаган тренерлар да бүләкләнде. Илфак Закиров җиңүче кубогына лаек булды. Гөлүс Борһанов белән Рөстәм Заһидуллин икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Көрәшчеләр арасында бәйге киеренке һәм «кызу» барды. Нәтиҗәдә, билбаулы көрәштә Эмилия Хәкимова, Сафина Азалия, Галимова Азалия, Мөхәммәтшина Лилия җиңү яулады.

Милли көрәштә 2014 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында Зарипов Адель, Кадыйров Нурсолтан, Галиуллин Радмир, Әхмәтшин Әхәт чемпион калды. 2010-2013 елгылар арасында Гәрәев Тимур, Миңнегалиев Рифат, Исламов Айзат, Хәбипов Илдан, Закиров Солтан, Хаҗиев Ранил, Мамалимов Азамат җиңү яулады.

2006 һәм аннан кечерәкләр арасында Галиев Әмир, Хурамшин Ранил, Гәрәев Алмаз, Закиров Аслан, Гәрәев Ислам һәм Закиров Ислам чемпион калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев