Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары бара
Бүген шәһәрнең «Чатыр-Тау Арена» универсаль спорткомплексында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары бара.
Республика ярышларын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, әлеге турнирны оештыручы Солтановлар гаиләсенә, спортчыларга изге теләкләрен җиткерде.
– Инсаф Сәет улы - районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, җирлегебез тарихында тирән эз калдырган кешеләрнең берсе. Тормыш иптәше белән тәрбияле, тырыш, илебезнең патриотлары булган балалар үстерделәр, бүген әтиләренең изге эшләрен инде алар дәвам итә. Мондый бәйгеләр яшьләрне тәрбияләүдә, чыныктыруда зур роль уйный. Көрәшче яшьләребезгә ныклы рух, җиңүләр телим, – диде Марсель Шәйдуллин.
Ул шулай ук агымдагы елда билбаулы көрәш буенча Европа чемпионатында беренче урын алган Ифат Миңнегалиевка, көрәш буенча Дөнья беренчелегендә җиңү яулаган Ислам Закировка, билбаулы көрәш буенча Дөнья беренчелегендә икенче урынны алган Элина Хәкимовага, спортчыларның тренерлары Айрат Миңнегалиевка һәм Артур Миңнехановка акчалата сертификатлар тапшырды.
Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча куанычлы. Быел анда Татарстанның Әлмәт, Азнакай, Байлар Сабасы, Зәй, Баулы, Нурлат, Лениногорск, Сарман, Актаныш, Минзәлә командаларыннан тыш, Башкортстан Республикасының Стәрлебаш районы спортчылары да бар.
– Әти - спортта гына түгел, тормышта да көрәшче иде. Бик күп спорт төрләрен үз итте, иҗтимагый эшләрдә актив катнашты. Бездә дә спортчы рухын тәрбияләде, эшсөяр, кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтеп үстерде, – ди уллары Марат.
Азат Харисов та Инсаф Солтанов белән бергә эшләгән елларын җылы сүзләр белән искә алды.
– Озак еллар бергә эшләдек. Бик кешелекле, булдыклы, уңган, бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкара торган кеше иде. Шәһәрдә торак-коммуналь хуҗалыгын оештыручы, аның ныклы базасын төзегән кешеләрнең берсе ул. Хезмәте республика күләмендә дә лаеклы бәяләнде. Бүгенге көрәш турниры аның рухына дога барып ирешсә иде, – диде Азат Харисов.
Район мөхтәсибе Азат Талибуллин Инсаф Солтанов рухына багышлап Коръән аятләре укыганнан соң, ике келәмдә кызу көрәш башланып китте. Быелгы турнирда 182 көрәшче катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев