Азнакайда яшь картингчылар үсеп килә
Картинг — бүгенге заман малайларының иң яраткан техник спорт төрләренең берсе санала
Шул ук вакытта аның зур матди чыгымнар таләп иткәнен дә билгеләп үтү мөһим. Монда грант бәйгеләренең ярдәм бик зур.
2022 һәм 2023 елларда шәһәр Балалар иҗаты үзәге социаль башлангычлар бәйгесендә катнашып, «Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында картингны үстерү» номинациясендә «Татнефть» грантын откан иде.
Аның ярдәмендә матди-техник база ныгытылган, картинг белән шөгыльләнүче балаларның саны саклап калынган, төрле бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге табылган. Грант акчасына шулай ук картинг берләшмәсе өчен төрле җиһазлар, карт машиналары өчен запчастьлар сатып алынган. Проект кысаларында, яшь картингчылар 3 февраль көнне Р.Җиһаншин һәм Р. Гарипов җитәкчелегендә Сарманда узган ярышларда катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев