Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда гаиләләр ГТО нормативларын тапшырдылар

“Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында гаилә командалары арасында ГТО фестиваленең муниципаль этабы үтте.

Анда 2 нче, 4 нче, 5 нче, 7 нче, 8 нче мәктәпләрдән һәм гимназиядән алты команда катнашты. Таләп буенча команда составында 8-11 яшьлек бала, 25-46 яшьлек әти һәм әни, 50-69 яшьтәге әби яки бабай булырга тиеш.

Алар турникта күтәрелү, яткан килеш идәннән этелү, озынлыкка сикерү, 30 метр арага йөгерү, урындыктан иелү, ату, аркага яткан килеш идәннән күтәрелү кебек нормативларны тапшырдылар.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча 4 нче лицейдан Латыйповлар гаиләсе командасы җиңү яулады. Гимназиядән Ганиевлар – икенчедә, Әхмәдишиннар гаиләсе (2 нче мәктәп) өчен урында булды.

– Җиңгән һәм бүләкле урыннар алган гаиләләрнең барысына да Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, — ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев