Азнакайда гаилә командалары шахмат уйнады.
Бүген шәһәрнең Шахмат клубында «Буыннар бәйләнеше» дип исемләнгән республика турнирының муниципаль этабы узды.
Әлеге чарада спортның бу төрен үз иткән 10 команда составында 30 кеше катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары, районның Иҗтимагый Советы җитәкчесе Лилия Әхмәдишина, ветераннар оешмасы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова сәламләп, изге теләкләрен җиткерде, уенчыларга уңышлар теләде.
Чара Татарстан Республикасында шахмат уенын үстерү максатыннан «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә кую кысаларында үткәрелә. Һәм ул Рәсәй пенсионерлар Союзы тарафыннан оештырыла, районыбызда оешманың җитәкчесе Зөфәр Әхмәтов. «Турнирны районыбызның мәгариф бүлеге, балалар иҗаты үзәге коллективы, ветераннарыбыз белән берлектә оештырдык, һәммәсенә рәхмәтемне белдерәм. Мондый чараларда катнашу гаиләдә дуслыкны арттыра, бүгенге катлаулы заманда оныкларыбызга дөрес тәрбия бирүдә бер юнәлеш булып тора», - дип уртаклашты ул.
Ярышларның шарты буенча һәр команда составында 3 кеше: әби яисә бабай, әти яисә әни һәм 14 яшькәчә малай яки кыз катнашты. Уеннарның баш хөкемдары Илмир Шәйдуллин кагыйдәләрне аңлатып узганнан соң, турнирга старт бирелде. 15 тактада 30 уенчы үз урыннарын алды. Катнашучылар һәркайсы үзенең осталыгын һәм стратегик фикерләвен күрсәтте.
Шахмат турнирының җиңүчеләре хакында «Маяк» газетасы аша таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев