Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спартакиада үтте

Бу кешеләрнең көченә сокланмый мөмкин түгел.

Физик яктан сәламәтлекләре чикләнгән булса да, рухи ныклыклары белән алар һәрбарчабызга үрнәк. Күпчелеге, язмыш салган сынауларга бирешмичә, үзләрен спортта тапканнар. Шәһәребездә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында узган спартакиада да моның ачык мисалы.

– Районыбыз соңгы елларда республикада спортта беренчелекне бирми икән, монда сезнең дә зур һәм саллы өлешегез кергән. Үзегезне җиңеп, сынауларга бирешмичә спорт белән шөгыльләнүегез – чын-чынлап батырлыкка тиң. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын үзегезгә, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярышларны ачып.

Анда район авылларыннан килгән балалар һәм өлкәннәр дә актив катнашты. Ярышларда өстәл теннисы, кул көрәше, шашка, дартста алдынгылар ачыкланды. Егетләр һәм кызлар шулай ук ГТО нормативларын да бердәм тапшырдылар. Аерым спорт төрләрендә җиңү яулаган һәркемгә  Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев