Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда фиджитал турнир узды

«Алга» футбол манежында район башлыгы призына узган яңа форматтагы футбол турнирында сигез команда ярышты

Күңелле вакыйганы «Беренчеләр хәрәкәте» әзерләгән рух өсти торган бию ачып җибәрде. Тантаналы уен ачылышы белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов тәбрикләде.

Беренче фиджитал футбол турнирында Азнакай районы һәм Әлмәт шәһәре командалары катнашты. Башта алар виртуаль симуляторда көч сынаштылар, аннары чын футбол кырында мини-футбол уйнадылар. Уен форматы яңалыгы белән яшьләрне үзенә җәлеп итте.

— Безнең команда Мәсгуттән җыелды. Һәр яллар саен бөтен авыл яшьләре белән җыелып, тырышы-тырыша уйныйбыз, шуңа күрә мондый ярыш булгачтын, әлбәттә, турнирда катнашырга теләдек, — дип уртаклашты Мәсгут авылы командасыннан Закир Имамов.

Нәтиҗәдә, 1 нче урынны — «УниТим» («Лидер» спорт мәктәбе укучылары), 2 нче урынны — «Нефть» (Әлмәт), 3 нче урынны — «Хищники» (Азнакай) һәм 4 нче урынны «Единство» (Азнакай) командалары яулап алдылар.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев