Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда чаңгы сезонын ачтылар

Чаңгы сезоны ачылу уңаеннан уздырылган ярышларда 200гә якын кеше катнашты.


Бүген Азнакайда чаңгы сезонын ачтылар. Спорт сөючеләрне тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларның барысына да уңышлар теләде. Быел шәһәрдә чаңгы базасы ачылуга 35 ел булды. Әлеге уңайдан җирлегебездә чаңгы спорты үсешенә зур өлеш керткән ветеран-чаңгычыларга районның 90 еллыгы медале, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ярышлар яшькә карап төрле дистанция буенча үтте. Анда мәктәп укучылары, район оешмалары хезмәткәрләре катнашты.
9 нчы мәктәп укучысы Раян Фәтклисламовка 11 яшь кенә булса да, чаңгы юлында үзен бик иркен тота. Әле генә старттан кузгалган спортчы күз ачып йомганчы финалга килеп җиткән иде.
- Әтием Рифат кечкенәдән өйрәтте. Бергә көн дә шөгыльләнәбез. Урманда 10 ар чакрым ара үтәм, җиңүләрем дә күп, - ди ул.
Җиңү яулаган чаңгычылар медаль һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев