Азнакайда Бөтенроссия чаңгы ярышы узды
СПОРТ

Азнакайда Бөтенроссия чаңгы ярышы узды

Бүген шәһәрнең чаңгы базасында «Россия чаңгы юллары - 2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгыда узышу ярышы үтте.

Спортчыларны район башлыгы тәбрикләп, барысына да уңышлар теләде.
Узышларда мәктәп укучылары белән беррәттән өлкәннәр дә актив катнаштылар.  Старт аларның яшьләренә карап бирелде, дистанция дә 1 чакрымнан 5 чакрым аралыкны тәшкил итте.
Сәламәтлек бәйрәменнән ветеран-спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов та читтә калмаган.
-Һәр ел уза торган мондый ярышларны бәйрәм кебек көтеп алам, ә әзерлекне алдан хәстәрлим - ди ул.

Район җитәкчеләренең күбесе шулай ук әлеге чаңгы ярышларында катнашты. Биредә азнакайлылар чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев