Азнакайда – бильярд турниры
СПОРТ

Азнакайда – бильярд турниры

“Оазис” бильярд клубында Татарстан Республикасының атказанган җир төзүчесе Галиев Фоат Галим улының 80 яшьлек юбилее уңаеннан өлкән яшьтәге бильярд сөючеләр арасында турнир узды.

Турнирда юбилярның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары һәм бильярд сөюче спортчылар катнаштылар. Бу үзара көч сынашу гына түгел, ә бәлки үзара аралашу, хәл-әхвәл белешү дә. Түгәрәк табын артында гәпләшеп чәйләр эчүләргә ни җитә. Турнирда катнашучылар менә шулай ел саен өлкән яшьтәге бильярд сөючеләрне барлап, спорт ярышлары уздыруларына бик рәхмәтлеләр. 

Ел саен төрле районнар, авыллардан бильярд яратучылар менә шулай җыелабыз. Быел менә турнирны әтиләренең юбилее хөрмәтенә улы Азат һәм юбилярның якыннары оештырган. Без монда көч сынашып кына калмыйбыз, үзара танышабыз, аралашабыз, ярышлардан канәгать калып, күтәренке күңел белән таралышабыз. Оештыручыларга чиксез рәхмәтлебез,

– ди Рәйхан Габдерәхимов. 

Турнирда барлыгы 40ка якын спортчы катнашты. Әле җанатарлар барын да онытмыйк. Менә шундый игелекле чара узды һәм бу матур традициянең киләчәктә дә дәвам итәчәген ышандырдылар Галиевлар һәм Газизуллиннарның бердәм, олы гаиләсе. 
 


Нет комментариев