Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда балыкчылар ярышты

Узган ял көннәрендә Азнакай районының Үчәлле авылында мөселман яшьләре һәм руханилары арасында балык тоту буенча «Дуслык» чемпионаты узды.

Бу урында табигате дә бик матур. Яшел агачлар арасында урнашкан күл, кояш нурларыннан ялтырап торган су, кошларның сайравы - болар катнашучыларны гына түгел, ярышка җыелган барча халыкны да җәлеп итте.

Чемпионатта 10 районнан имамнар катнашып, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне берничә номинация буенча билгеләделәр.

Балык тотуның иң остасы – Җәүдәт Җамалиев, ул мондый чараларны бер дә калдырмаска тырыша. Гүзәл затлар да һәвәскәр балыкчы булуларын танытты. Светлана Шәрипова көмеш медаль яулады. Әскәр Гәрәевкә бронза медаль эләкте.

Балык тотуның икенче номинациясендә 1 урынны Марс Фәхертдинов яулады. 2 урын Тимур Гайнуллинда. Рамил Зарипов та осталыкта аннан чак кына калышты.  

Өченче номинациянең җиңүчеләре булып Баязит Раупов (беренче урын), Равил Сәитов (көмеш медаль) һәм инде «Иң кечкенә балык» номинациясендә абсолют чемпион булып Искәндәр Камилов танылдылар.

Ярышларда җиңүчеләр һәм катнашучылар балык тоту өчен кирәк – ярак, спининг, калкавыч-катушкалар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Чемпионатта җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин район җитәкчеләре исеменнән котлап, тзге теләкләрен ирештерде.

–Ел саен үткәрелә торган балык тоту чемпионаты зур уңыш белән тәмамланды. Бүген без барыбыз да  вакытыбызны файдалы да, рәхәт тә итеп үткәрдек. Табигать хозуры яңа көч өстәде, киләчәктә дә күрешеп, шундый матур бәйгеләр үткәреп торыйк, – диде ул.

–Быел балыкчылар чемпионатын бишенче тапкыр уздырдык. Балык тотканда сабыр булырга өйрәнәбез. Сабырлык – ул безгә авырлыкларны кичерергә,  үзебезне әхлак һәм хакыйкать юлына кайтарырга, миһербанлы булырга ярдәм итә торган көч, – дип йомгаклады ярышларны имамыбыз Азат Талибуллин.

Шулай итеп, балык тоту буенча чемпионат безгә әйләнә-тирә дөньяның матурлыгына тагын бер кат соклану мөмкинлеге бирде, тирә-мохитыбызга игътибарлы булырга, табигать белән гармониядә яшәргә кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев