Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда балалар һәм әти-әниләр арасында картинг ярышлары үтте

Узган ялларда тизлек һәм адреналин яратучылар 8 нче мәктәпкә җыелган иде.

Биредә картинг берләшмәсенә йөрүче балалар арасында ярышлар үтте. Спортчылар өчен дә, тамашачылар өчен дә гадәти генә ярышлар булмады ул: бу көнне аларның әти-әниләре дә тизлектә һәм өлгерлектә көч сынашты.

–Әти белән бала арасында җылылык, бердәмлек булдыру өчен мондый ярышлар бик кирәк дип исәплим. Бер-береңне яхшырак аңлыйсың. Үзем дә картинг ярышларында катнашам, шуңа бүген стартка чыгуның да авырлыгы булмады, – ди Ильяс Ибәтуллин.

Аларның уллары Илһам карт кына түгел, башка машиналарны да биш бармагы кебек белә.

– Алты яшьтән картинг белән шөгыльләнәм. Республика, россиякүләм җиңүләрем бар. Кечкенәдән карт машиналары арасында кайнап, аларны үзебез үк ремонтлап үстек. Бу белемнәрем бүген укуымда да, тормышта да бик кирәк, – ди Азнакай полтиехник техникумында белем алучы Илһам Ибәтуллин.

Бездә картинг белән шәһәр Балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче картинг берләшмәсендә шөгыльләнәләр. Узган ел «Татнефть» гранты отып, матди-техник базаны да ныгытканнар.

– Азнакайда картинг хәрәкәте бигрәк тә малайлар арасында актуаль юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел арта. Укучыларны машина йөртү генә түгел картларны җыю, ремонтлау да кызыксындыра. Картинг берләшмәсендә занятиелар бушлай уздырыла, шуңа анда теләге булган һәркем йөри ала. Шул ук вакытта әлеге спорт төренең зур матди чыгымнар таләп иткәнен дә онытмаска кирәк. Монда безгә грантлар ярдәм итә. Узган ел без “Игелек энергиясе” социаль башлангычлар бәйгесендә катнашып, картинг клубларын үстерү проекты буенча 2 миллион сумнан артык “Татнефть” грантын оттык.  Аның ярдәмендә  матди-техник базаны ныгыттык. Техник спортны үстерергә ярдәм иткәннәре өчен «Татнефть» җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез, – диде шәһәр Балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Раушания Хәсәнова.

Ринат Җиһаншин һәм Рамил Гарипов җитәкләгән картинг берләшмәсенә 100дән артык кеше йөри.

– Картинг буенча ярышларны күп уздырабыз, ә мондый форматта әле беренче генә үтә. Балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик ошады, – ди Ринат Җиһаншин.

Бу көнне стартка башта балалар чыкты, соңыннан аларны әтиләр һәм әниләр алыштырды.

Билгеле маршрутны иң кыска вакыт эчендә узып, балалар арасында Илһам Ибәтуллин җиңү яулады. Әтиләрдән Азат Җиһаншин җитезрәк булды. Әниләр арасында Ралина Җиһаншина беренче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев