Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышы үтте

Ярышлар авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы кысаларында уздырылды.

Бүген шәһәрнең чаңгы базасында чираттагы ярышлар үтте. Анда Актүбә бистәсе һәм авыл җирлекләреннән 25 команда катнашты. 

23 февраль көнне Карамалы авылында уздырылачак авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы кысаларында узган әлеге чарада катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов тәбрикләп, барысына да уңышлар теләделәр. Ярышлар эстафета тибында үтте. Һәр командадан берешәр ир-егет һәм хатын-кыз 1 чакрым арага узыштылар.

Татшуган авылыннан Нурия Габдуллина да ярыштан читтә калмаган. Шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионы чаңгыда да бик оста шуа.

- Мондый чаралардан читтә калган юк. Авылыбыз өчен "көрәшәбез" дисәң дә була. Үземә бигрәк тә шахмат-шашка ярышлары ошый, - ди ул.

Митрәй егете Динар Газизуллин бер чакрым араны күз ачып йомган арада үтте. Үзе белән бергә сеңлесе Гүзәл дә катнашты.

- Кыш көне аяктан чаңгы төшкәне юк. Бүген көне дә кояшлы, әйбәт. Рәхәтләнеп шу гына. Мондый ярышта авылыбыз данын яклау - үзе бер горурлык, - ди спортчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев