11 һәм 12 март көннәрендә Актүбә бистәсенең ат-спорты мәктәбендә “Татнефть” кубогына конкур буенча ярышлар үтә.
Биредә шулай ук “Җиңү кубогы” ярышы да була. Әгерҗе авылының батыр кызы, үзе теләп фронтка китеп, Белоруссия фронтының хәрәкәттәге кыр эвакуациясе пунктында санитарка булып хезмәт иткән, 1944 елның 4 апрелендә, сугышларның берсендә, яралы командирын яу кырыннан алып чыкканда үзенә дә пуля эләгеп, һәлак булган Гайшә Әхмәтова истәлегенә багышлап уздырыла. Ярышларны тантаналы төстә ачу 11 март көнне 10.00 сәгатьтә булачак. 0+
Нет комментариев