Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай волейболчылары быел да республикада беренче булды

27-28 май көннәрендә Зәй шәһәрендә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан республикада дәүләт хөкүмәтенең башкарма органнарында, муниципаль районнар һәм җирле үзидарәләрдә эшләүче хезмәткәрләр арасында узучы спартакиаданың волейбол ярышлары үтте.

Соңгы өч елда республика муниципаль хезмәткәрләре арасында беренчелекне бирмәгән район Советы оештыру бүлеге начальнигы, команда капитаны Эльвира Галиева җитәкчелегендәге команданың алтын кызлары бу юлы да үзләренә тиңнәр булмавын раслап, алтын медальләр яуладылар.

Азнакайлылар чыгыш ясаган төркемгә иң көчлеләрдән саналган 12 муниципаль район һәм шәһәр командалары керә. Ярышларда икенче урынга Казан шәһәре уенчылары лаек булды. Әлмәт шәһәре командасы – өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев