Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай спортчылары батыр якташыбыз истәлеген данлады

“Лидер” спорт мәктәбе шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашкан Алмаз Хафизов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир уздырды.

Ярышларны ачу чарасында батыр якташыбызның әти-әнисе, җитәкчеләр дә катнаштылар.

Турнирда 2010-2011 елгы спортчылар арасында Ясминә Сәлахова – беренче, Диана Хәбибуллина икенче булды. 2012-2013 елгылар арасында Әмир Фәрукшин (Тымытык авылы) һәм Мәликә Хәкимова җиңү яуладылар.  Тымытыктан Радмир Исаев һәм Алмаз Сабиров икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

2014 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәгеләр арасында Самина Хәсәнова, Рияз Гыйльфанов җиңүче булды.  Җиңү бистәсеннән Язилә Сабирҗанова һәм Давид Вәлиев – икенче, Амаль Гайфетдинов өченче булдылар.

Спортчыларның  барысына да медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев