Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районының Актүбә бистәсендә ГТО мәйданчыгы ачылды

Районда соңгы елларда ГТО нормативларын кабул итү, халыкны физик культура белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур эшләр башкарыла.


Районның спорт үсеше, ГТО нәтиҗәләре буенча республикада алдынгылар рәтендә булуы да күп нәрсә турында сөйли.

Кичә Актүбә бистәсенең спорт сөючеләре "Барс" спорт мәктәбе стадионына җыелган иде. Биредә ГТО нормативларын кабул итү мәйданчыгы ачылды. Бөтен уңайлыклары булган әлеге мәйданчык "Татнефть" гранты ярдәмендә төзелгән.

Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, актүбәлеләрнең шатлыгын уртаклашты.

Бу көнне биредә шулай ук ГТО җәйге фестиваленең беренче сайлап алу этабы да узды. Олысы-кечесе озынлыкка сикерү, йөгерү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, җирдән этелү, турникта тартылу буенча нормативлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев