Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы Әгерҗе авылында балаларның каникуллары истәлекле узды

Яңа ел яллары балалар өчен төрледән-төрле чаралар белән тулыланды.

Балалар Кыш бабай белән уеннар уйнадылар, аңа үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Саф һавада хәрәкәтле уеннар аларга тагы да ошады, ахрысы. Чана да шудылар, чаңгыларга да бастылар. Ә иң кызыгы, әлбәттә, алкалы хоккей иде. Кемдер көрәк артыннан чапты, икенчеләре кәшәкә хәстәрләде. Тиз арада бозны кардан да чистарттылар, капка да ясап куйдылар. Командаларның икесе дә бик көчле. Бирешергә исәп юк. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Әлбәттә, һәрбер ярыш ахырында балаларны призлар көтә. Янып-пешеп уйнаганнан соң татлы күчтәнәчләр белән самоварда кайнаган кайнар чәйдән дә тәмле ни бар? Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә кичерешләре белән дә уртаклаштылар балалар. Мондый күңелле Яңа ел каникуллары балаларның күңелендә озак сакланыр әле.

Санаулы көннәр сизелми дә узып киттеләр. Яңа көч, яңа дәрт белән укучы балалар иң озын чирекне башласалар, өлкәннәр эш атнасына керештеләр. Хәерле сәгатьтә!

 

Гөлгенә Ибраһимова, Әгерҗе авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев