Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай көрәшчесе Россиянең спорт остасы исеменә лаек булды

Казанда көрәш буенча узган Россия Чемпионатында илебезнең 31 төбәгеннән 160 тан артык спортчы катнашты.

Татарстан Республикасының җыелма командасы составында Азнакай егет Илфат Миңнегалиев та бар иде. 60 килограмм авырлыкта җиңеп, ул Россия чемпионы булды! Кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнеп, спортта үз исемен дөньякүләм таныткан якташыбыз 23-25 июньдә көрәш буенча Саба районында узачак Дөнья чемпионатында катнашу хокукына ия булды.

Бу көннәрдә тагын бер шатлыклы хәбәр алдык, узган елларда Дөнья беренчелегендә җиңү яулаган Илфат Миңнегалиевкә көрәш буенча Россиянең спорт остасы исеме бирелде!

Райондашыбыз Илфатны һәм аның тренеры Айрат Миңнегалиевне зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев