Азнакай көрәшчесе Рифат Миңнегалиев – республика ярышы җиңүчесе
СПОРТ

Азнакай көрәшчесе Рифат Миңнегалиев – республика ярышы җиңүчесе

24-26 сентябрьдә Актаныш авылында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына егетләр арасында көрәш буенча республика ярышлары узды.

Бәйгедә Татарстан һәм Башкортстаннан 54 команда составында 445 яшь спортчы катнашты. 

Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбе көрәшчесе Рифат Миңнегалиев та уңышлы чыгыш ясап, 43 килограммга кадәрге авырлык категориясендә I урынны яулады. 

Яшь көрәшченең тренер-укытучысы – Айрат Миңнегалиев. 

Рифатны һәм аның остазын матур җиңүләре белән котлыйбыз! Алда да яңа үрләр, зур җиңүләр насыйп булсын!


Нет комментариев