Кичә Мөслим районында данлыклы көрәшче Шәймиев Илдар Мөдәрис улы истәлегенә республика ярышлары узды.
Турнирда Азнакай шәһәренең 8 нчн мәктәбе укучысы, бүгенге көндә «Татнефть» җәмгыяте спорткомплексында көрәш белән шөгыльләнүче Тимур Гәрәев та катнашты. Киеренке көрәштә ул өченче урынга лаек булды.
Республика ярышларында Актаныш, Мөслим, Минзәлә һәм Нурлат районнарының яшь көрәшчеләре бил алышты.
Нет комментариев