Азнакай көрәшчесе Европа чемпионы булды
1-4 октябрьдә Азәрбайҗан Республикасының Баку шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенче Европа чемпионаты узды.
Быел әлеге ярышларда дөньяның 12 иленнән 200 дән артык спортчы катнашып, һәркайсы беренчелек өчен көрәште. Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнеп, спорт иленә юл ярган райондашыбыз Илфат Миңнегалиев Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм 57 килограмм авырлыкта чемпион калды. Сүз уңаеннан, ул билбаулы көрәш буенча яшүсмерләр арасында Дөнья беренчелеге призеры да. Үзенең тырышлыгы, көрәшкә булган мәхәббәте аңа чираттагы зур җиңүен алып килде.
Якташыбыз Илфат Миңнегалиевне һәм аның тренеры Айрат Ясир улын әлеге зур җиңүләре белән котлап, яңа үрләр яулауларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев