Азнакай көрәшчесе Дөнья кубогын отты
Билбау көрәше буенча Дөнья кубогы Чувашиянең Новочебоксарск шәһәрендә үтте
8-10 октябрь көннәрендә Чувашия Республикасының Новочебоксарск шәһәрендә көрәш төрләренең II Бөтендөнья уеннары кысаларында.
билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы үтте. Быел анда 25 илдән 200 дән артык спортчы бил алышты. "Юбилейный" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илфат Миңнегалиев әлеге ярышларда Россия Федерациясе җыелма командасы составында чыгыш ясап, Азнакай данын яклады. 62 килограмм авырлыкта Илфат иң җитез һәм техник яктан көчле булуын дәлилләп, Дөнья кубогын отты. Бу аның дөнья күләмендә беренче генә җиңүе түгел. Моңа кадәр ул билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында өч тапкыр җиңү яулаган иде.
Спортчының тренеры - Айрат Миңнегалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев