Азнакай көрәшчеләре республика турнирыннан 18 медаль белән кайтты
Билбаулы көрәш буенча республика турниры үтте
Әлкәй районының Базарлы Матак авылында 2009-2014 елгы кызлар һәм малайлар арасында билбаулы көрәш буенча республика турниры узды. Ярышларда Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән 145 спортчы катнашты.
Алар арасында “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче азнакайлылар да бар иде.
Киеренке көрәштә 2012-2014 елгы спортчылар арасында
Хәбипова Әдилә (36 кг), Кашапова Дарьяна (48 кг),
Зарипов Адель (28 кг), Галиев Кәрим (32 кг) алтын медальләргә лаек булдылар.
Архипова Арина (36 кг), Сафина Азалия (48 кг), Талипова Айсылу (40 кг), Гәрәйшина Ильвина (44 кг) – икенче, Мөхәммәтҗанова Иркә (40 кг), Антипова Виолетта (40 кг), Пиянзина Кристина (44 кг), Галимов Адель (32 кг) өченче урыннарны алдылар.
2009-2011 елгы көрәшчеләр арасында Хәкимова Эмилия (44 кг), Сафина Азалия (52 кг), Фарукшина Энҗе (57 кг) җиңү яулады. Исламов Айзат (50 кг) – икенче, Мөхәммәтҗанова Элеонора (57 кг), Хурамшин Ранил (60 кг) өченче булдылар.
Команда беренчелегендә азнакайлылар икенче урынны алды.
Спортчыларның тренерлары: Зөлфия Гардиева, Рания Гардиева, Айрат Миңнегалиев, Илфак Закиров, Гөлүс Борһанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев