Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре кышкы ялларны файдалы үткәрә

Яңа ел бәйрәмнәре ул — күңелле бәйрәм чаралары гына түгел, саф һавада йөрү, рәхәтләнеп чана-чаңгы, тимераякта шуу һәм башка бик күп күңелле мәшәкатьләр белән дә бәйле.

Озын ялларны шәһәрнең «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче көрәшчеләр дә файдалы һәм актив итеп үткәрергә тырыша.

— Бүген тренерларыбыз Айрат Ясирович белән Илфак Фирдәвисович балаларны чаңгы базасына алып бардылар. Мондый чаралар, һичшиксез, балаларда команда көче тәрбияли, аларны тагын да берләштерә һәм яңа җиңүләргә этәрә. Балаларыбызга ел буена җитәрлек көч-дәрт бүләк иткән тренерларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, — ди Гөлназ һәм Булат Гәрәевлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев