Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай чаңгычылары командасын зур җиңүе белән котлыйбыз!

Бүген Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышы булып үтте.

Ярышларның нәтиҗәсе сөендерерлек: Азнакай районы командасы мактаулы өченче урынга лаек булды. 
Спартакиадада район данын район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин җитәкчелегендәге команда - Нәфисә Шәфыйкова (мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары), Резеда Шакирова (милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы әйдәр белгече), Данис Мусин (район яшьләр һәм туризм идарәсе баш белгече), Имиль Такыйуллин (Микулино авыл җирлеге башлыгы) яклады. Шәхси беренчелектә Резеда Шакирова көндәшеннән 7 секундка гына калышып өченче урынны алды. Спортчылар шулай ук чаңгыларның әзерлеген тикшереп торган Фәрит Фәрхетдиновка да рәхмәтле. 
Азнакай командасын зур җиңүе белән котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев