Азнакай йөзүчеләре республика ярышларында җиңү яуладылар
Минзәлә шәһәрендә 2008-2009, 2010-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча республикакүләм ярышлар узды.
Анда Татарстанның 20 район-шәһәреннән 150 спортчы катнашты. Алар арасында шәһәребезнең "Лидер" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар иде.
Ярышларда Элиза Шәйдуллина брасс белән 200 метр арага йөзүдә беренче урынны яулады.
400 метр арага йөзүдә (комплекс) Валерия Андреева - икенче, Кәрим Шәйхуллин өченче булды.
Спортчыларның тренеры - Эльмира Куртаметова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев