Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай чаңгычылары - республикада икенче!

Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте.

Анда республиканың барлык район-шәһәрләреннән командалар катнашып, иң көчлеләр ачыкланды. 
Әлеге ярышларда безнең район данын Нәфисә Шәфыйкова (мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары), Резеда Шакирова (милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы әйдәр белгече), Данис Мусин (район яшьләр һәм туризм идарәсе баш белгече), Имиль Такыйуллин (Микулино авыл җирлеге башлыгы) яклады. 
Команда беренчелегендә алар көмеш медальгә ия булдылар. Шәхси беренчелектә Резеда Шакирова өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев