Азнакай боксчылары – җиңүчеләр арасында
СПОРТ

Азнакай боксчылары – җиңүчеләр арасында

23-27 апрель көннәрендә Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә 11-16 яшьлек яшүсмерләр арасында сугышчы Ф.Гәрәев истәлегенә бокс буенча төбәкара ярышлар оештырылды.

126 спортчы арасында Азнакай шәһәренең “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче боксчылар да бар иде.

Төбәкара турнирда Марат Габдуллин – икенче, Данил Габдуллин өченче урынга лаек булды.

Спортчылар Мурат Галиев кул астында шөгыльләнәләр.


Нет комментариев