Быел авыл яшьләренең кышкы спартакиадасында егетләребез хоккей буенча да ярыштылар

Әсәй авылы командасы өченче урынга лаек булды.
1 нче һәм 2 нче урыннар өчен уен Тымытык авылы хоккей мәйданчыгында узды. Бозда Тымытык авылының «Ык» һәм Кәкре Елганың «Куәтле» командалары очрашты.

Киеренке көрәштә Тымытык егетләре җитезрәк булып, җиңү яулады.
Нет комментариев