Актүбә бистәсендә ел башыннан спорт тормышы кайный: кичә «Барс» спорт мәктәбендә балалар командалары арасында мини-футбол турниры узды.
Киеренке көрәш көн буена барды. Нәтиҗәдә, кече төркемнәр арасында "Барс" командасы җиңү яулады. Команданың тренеры - Айрат Минһаҗев. Өлкәннәр арасында "Барс и лисы" беренче булды. Спортчылар тренер Илмир Минһаҗев кул астында шөгыльләнәләр.
Нет комментариев