Бер атна эчендә Татарстанда грипп белән авыручылар саны өч тапкыр арткан
Сәламәтлек саклау өлкәсе

Бер атна эчендә Татарстанда грипп белән авыручылар саны өч тапкыр арткан

Ноябрьнең соңгы атнасында Татарстанда грипп белән авыручылар саны өч тапкырга арткан.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

"Соңгы атнада ОРВИ һәм гриппның 13 700 очрагы теркәлгән, шуларның 363е грипп белән бәйле. Узган атнада гриппның 114 очрагы теркәлгән", - дип билгеләде спикер.

Патяшина сүзләренчә, авыручыларның 55% ы-балалар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев