Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АЗНАКАЙ!

Офицер язмышы: Азнакайның беренче мәктәбеннән Полковниклар клубына кадәр

Автор:Гульнара Хафизова Данис Вәлиев һәм Роберт Хәмидуллин – хыяллары ничек чынга ашулары, тәҗрибәләрен яшьләргә өйрәтү турында. «Маяк» газетасы редакциясендә Полковниклар клубы вәкилләре белән очрашу узды.

Редакция кунаклары булып, озак еллар район милициясен, аннары суд приставлары хезмәтен җитәкләгән эчке эшләр органнары ветераны, Азнакай Полковниклар клубы рәисе Роберт Хәмидуллин һәм аның хезмәттәше Данис Вәлиев килде. Сөйләшү хәрби традицияләрне саклауга һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә багышланды.

Куркынычсызлык органнарында күпьеллык җитәкчелек эше тәҗрибәсе туплаган, хәзер исә республика нефть тармагында җаваплы вазыйфа башкаручы Данис Мәлик улы хезмәте турында якты истәлекләре һәм буыннар дәвамчанлыгы хакында фикерләре белән уртаклашты. Ул үз шәхесенең формалашуы турында тормыштан алынган аерым, кызыклы мисалларда сөйләде. Мәктәптә укыган елларында ук, Азнакайның беренче мәктәбендә белем алганда, Данис Вәлиев хәрби карьера турында хыяллана – моңа радиотүгәрәк, фототүгәрәк, спорт белән актив шөгыльләнү ярдәм итә.

Данис Мәлик улы үзенең укытучыларын һәм яшьлек дуслары турында җылы итеп искә ала, нәкъ менә алар белән ул Советлар Союзының икенче читенә хәрби училищега укырга китәргә тели. Әмма дустының гаиләсендә бәхетсезлек килеп чыга, һәм сигезенче сыйныф укучысы Вәлиев ихтыяр көче белән хәрби форма турындагы уен вакытлыча калдырып торырга карар кыла. Ләкин офицер язмышы барыбер аңа язылган була: урта мәктәпне һәм Казан химия-технология институтын тәмамлагач, ул Таҗикстандагы хәрби заводка юллама ала – шунда аның хәрби карьерасы башлана.

Редакция кунагы сиксәненче-туксанынчы елларның катлаулы чоры турында да хатирәләре белән уртаклашты, ул вакытта алар хокук саклау органнары һәм прокуратура белән бердәм булып оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшкәннәр. Данис Мәлик улы билгеләп үткәнчә, чын ватанпәрвәрне тәрбияләү өлкәннәрнең шәхси үрнәгеннән, остазлыктан һәм кече туган җир тарихына хөрмәттән башка мөмкин түгел.

«Маяк» газетасы хезмәткәрләре безнең хөрмәтле якташыбыз биографиясенең бу битләре – батырлык һәм бурычка тугрылык үрнәге, алар гыйбрәтле һәм тирән хөрмәткә лаек, дигән фикер белдерде.

Роберт Хәмидуллин клубның Азнакайда төзелү тарихы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, «Полковниклар клубы» иҗтимагый формалашуы Азнакай шәһәрендә һәм районында 2022 елның 10 ноябрендә отставкадагы һәм хезмәттәге җиде полковникның гомуми җыелышында оешкан. Бүгенге көндә клуб составында инде ун вәкил бар.

– Азнакай шәһәренең Полковниклар клубы тулысынча һәм ахырына кадәр формалашты! – бу сүзләр клубның һәм массакүләм мәгълүмат чарасының уртак киңәшмәсендә яңгыраган.

Кунаклар шулай ук соңгы дистә елларда районда булган уңай үзгәрешләрне югары бәяләделәр һәм район юбилее уңаеннан якташларына изге теләкләрен җиткерделәр. Түгәрәк өстәл артындагы әңгәмә нәтиҗәләре буенча матбугат чараларында Полковниклар клубы эшчәнлеген яктырту буенча алдагы темалар билгеләнде. Тулырак мәгълүматны «Маяк» газетасының якын арада чыгачак саннарының берсеннән укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев